Гомәр Бәшировның тууына 125 ел

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды. Анда соңгы биш ел эчендә дөнья күргән басмалар, яңа материаллар урын алды.

Г. Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 еллардагы Сивашны кичкәндәге батырлыкларын сурәтли. Г. Бәширов совет халкының фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус» (1947) романын сугыш барган көннәрдә яза башлый. Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә. Романның төп герое - фидакарь, көчле рухлы, кешелекле, эчкерсез Нәфисә - сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң уңышлы хатын-кыз образларыннан берсе булып таныла. Роман татар укучылары арасында гына популярлык казанып калмый, СССР халыклары телләренә дә тәрҗемә ителә һәм 1951 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Төрле елларда романның рус телендә унлап басмасы дөнья күрә, инглиз, француз, немец, испан, кытай, венгр, поляк, чех, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Г. Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара. Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасында, «Мең дә бер мәзәк»  (1963);  «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрә. «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990), «Сарут» (1990) повестьлары, «Туган ягым – яшел бишек» исемле автобиографик әсәре,  «Җидегән чишмә» романы һ. б. әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.

«Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге күренекле әдипнең тууына 115 ел тулуны күздә тотып төзелгән иде. Хәзерге вакытта ул редакцияләнде һәм яңа мәгълүматлар белән баетылды. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, әдипнең әсәрләре, фотоархив, видеоязмалар, аудиоязмалар, методик материаллар урын алды. «Библиография» бүлегендә Г. Бәшировның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International