Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан сәнгать бүлеге «Мең кул – мең һөнәр: Россия халыклары мирасы» дип аталган күргәзмә әзерләде.
Россиянең барлык төбәкләрендә кешеләр күп гасырлар дәвамында үзенчәлекле кул эшләнмәләре иҗат итеп, аларны буыннан-буынга тапшырып килгән. Оста куллар эшләгән әйберләр белән танышу халкыбызның мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Экспозициядә көнкүреш кирәк-яраклары, уенчыклар, бизәкле рәсем сәнгате, чигү үрнәкләре, агачка уеп ясау сәнгате, милли киемнәр, орнаментлар һәм кулдан эшләнгән башка сәнгать әсәрләре белән танышырга мөмкин.
1–15 июль көннәрендә илебезнең күпмилләтле халкының гамәли иҗатын чагылдырган материаллар белән ТР Милли китапханәсенең классик залында танышырга мөмкин булачак.
8 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан китапханәдә «Бала тәрбияләү серләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул төп гаилә бәйрәменә багышланган һәм ата-аналарга китаплар аша гаиләдәге татулыкны ныгытырга ярдәм итүне максат итеп куя.
.jpg)
Экспозиция хәзерге заман ата-аналарын борчыган иң мөһим темаларны үз эченә ала.
Аерым бүлек балалар арасындагы конфликтларга багышланган. Биредәге китаплар ата-аналарга низагларны дөрес хәл итәргә һәм балаларга өлкәннәр катнашыннан башка уртак фикергә килергә ярдәм итәргә өйрәтә.
Үсмерлек чорына аяк баскан балаларның әти-әниләре өчен дә махсус китаплар тупланган.
Күргәзмәдә балаларның да, өлкәннәрнең дә эмоциональ интеллектын үстерүгә багышланган әдәбиятка аерым урын бирелгән. Хисләрне тану һәм дөрес кичерә белү һәр нык гаиләнең нигезе булып тора. Экспозицияне гаилә һәм тәрбия турында тематик журналлар тулыландыра: аларда файдалы киңәшләр һәм илһамландырырлык тормыш мисаллары табарга мөмкин.
Июль башыннан үсмерләр залында «Китап битләрендәге яшьтәшләрең: һәркем белән булырга мөмкин хәл» дип аталган күргәзмә эшли.
.jpg)
Анда төрле тормыш очракларына юлыккан малайлар һәм кызлар турында әсәрләр тупланган. Һәр укучы беренче мәхәббәт, дуслыкка хыянәт, мәктәптәге кыенлыклар яки үз-үзеңне эзләү турында китап таба ала. Хәзерге заман авторлары буллинг, ата-аналар белән мөнәсәбәтләр һәм цифрлы дөньяда үсеп җитү кебек мөһим темаларны күтәрә.
Балалар залында «Дуслык елмаюдан башлана» исемле күргәзмә ачылды. Ул 30 июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара дуслык көненә багышланган.
.jpg)
Кечкенә укучыларны Белмәмеш, Винни-Пух, Крокодил Гена һәм башка яраткан геройлар турында күңелле китаплар көтә. Күргәзмәдәге рәсемле китаплар, хикәяләр һәм әкиятләр яңа күрше яки сыйныфташың белән ничек дуслашырга, ә иң якын дустың үпкәләгәндә яки арада бәхәс чыкканда нишләргә кирәклеген дә өйрәтә.