ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан Казан сәүдәгәрләре гаиләләре фотосурәтләре

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә «Китапханә хәзинәләре» рубрикасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге архивыннан кыйммәтле фоторәсемнәрне тәкъдим итәбез.

  • Казан сәүдәгәре Габделшәкүр Мортаза улы Апаков (1860 – 1923) гаиләсе.

Габделшәкүр Апаков киң карашлы кеше булган. Музыка яраткан, хәтта пианино дәресләре дә алган, ярминкәләргә күп йөргән. Габделшәкүрнең хатыны Мәрьямбану Хөсәен кызы Әмирханова (1876 – 1919) – танылган тарихчы һәм дин эшлеклесе Хөсәен Әмирхановның кызы.

  • Казан сәүдәгәре Мөхәммәтбәдретдин Апанаев (1867-1937) гаиләсе.

М.Апанаев 1 нче гильдия сәүдәгәр, шәһәр Думасының гласные һәм аның өч комиссиясе хезмәткәре, шулай ук Казан коммерция һәм Александр исемендәге һөнәр училищеларының җәмәгать идарәчеләре әгъзасы, Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте рәисе булган.

  • Казан сәүдәгәре Әхмәтсафа Вәлитов (1880-1940) гаиләсе.

Ә. Вәлитов "Казанда көнчыгыш аяк киемнәре" кибетенең хуҗасы булган

Түбәндәге фотосурәтләрдәге гаиләләрнең шәхесләре билгеле түгел.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International