Ни өчен бүгенге язучылар романнарында гаилә, эмиграция һәм үз асылыңны эзләү темаларына ешрак мөрәҗәгать итә? Бу һәм башка сорауларга җавапны КФУ белгечләре Арина Шевченко һәм Инна Щепачева лекциясендә табарсыз.
Очрашу ТР Милли китапханәсенең «Лекторий» мәгърифәтчелек проекты кысаларында узачак.
Әдәбиятта гаилә образы җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең һәм процессларның чагылышы булып кабул ителә. Күпмәдәниятле әдәбият вәкилләре өчен гаилә темасына мөрәҗәгать итү — билгеле бер тарихи чорны аңлау ысулы гына түгел, ә иммиграция, катнаш мәдәни үзенчәлек, төрле мәдәниятләрнең үзара йогынтысы һәм травматик тәҗрибәне сәнгатьчә бәян итү мәсьәләләрен өйрәнү чарасы да.
Лекциядә әдәби классика традицияләре белән хәзерге заман прозасының актуаль юнәлешләре кушылуның гаиләнең глобальләшү чорындагы роле турында яңача уйланырга ничек этәрүе хакында сөйләшәчәкбез.
Арина Шевченко — филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты.
Инна Щепачева — филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты.