Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Әдип белән очрашу
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәре Гөлнара Хуҗина, республикабызның Теләче районы үзәге Теләче авылына барып, язучы, хокук белгече, Татарстанның атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галиев белән очрашты.
Быел әдипкә 75 яшь тула. Шушы уңайдан Милли китапханәнең фәнни-методик бүлегендә аның иҗат эшчәнлегенә багышланган һәм нигездә китапханәчеләргә тәгаенләнгән методик-библиографик ярдәмлек төзү эше башланды. Бүлек хезмәткәре, әлеге ярдәмлекнең эчтәлеген тагын да кызыклырак һәм файдалырак итү максатыннан, Фәнил Галиевнең үзеннән интервью алуны кирәк дип тапкан.
Ф.И.Галиев Теләче районында яшәп иҗат итә, белгечлеге буенча прокурор. Хәзерге көнгә кадәр аның 14 китабы рус һәм татар телләрендә басылып чыккан. «Үтерүче якында гына йөри» дип исемләнгән китабы исә 1994 елда Татарстан Милли китапханәсе оештырган «Ел китабы» бәйгесендә III урынны яулады.
Фәнил Галиев – юстиция киңәшчесе, күп тапкырлар СССР Генераль прокуроры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы прокурорлары тарафыннан бүләкләнгән, дистәләгән Мактау грамоталарына, «Хезмәт ветераны», «Прокуратура ветераны» медальләренә лаек булган. Әдәби иҗаттан тыш, Фәнил Ислам улы уфология, рәсем ясау, музыка, асылташлар җыю, спорт белән мавыга.
Ул ясаган картиналарны, өендәге музей бүлмәсен китапханә хезмәткәре фотога төшереп кайткан. Шул фотоларның кайберләре сайтка керүчеләр игътибарына да тәкъдим ителә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз