Язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
21 нче март көнне Буа шәһәре һәм районы Үзәк китапханәсендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ел саен үткәрә торган «Ел китабы» бәйгесендә катнашып, сигез тапкыр 1 нче урынга лаек булган язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды. Аны Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева оештырды.

Очрашу кичәсен китапханәче Гүзәлия Заһидуллина башлап җибәрде. Катнашучыларны сәламләгәннән соң ул Нәбирә Гыйматдиновага сүз бирде. Язучы үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң китапханәнең актив китап укучылары Кәүсәрия Әхмәтова, Хәйдәр Шәрипов чыгыш ясады.
Кичә ахырында Нәбирә Гыйматдинова катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Китап укучылар очрашудан бик канәгать калдылар.








 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International