Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Сарман Үзәк китапханәсендә очрашу
2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
10 нчы апрель көнне Сарман районы Үзәк китапханәсендә, әсәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ел саен үткәрә торган «Ел китабы» бәйгесендә катнашып, сигез тапкыр I нче урыннарга лаек булган язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды. Аны Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева оештырды.
Очрашу кичәсен Сарман Үзәк китапханәсенең методик бүлеге мөдире Алсу Нариманова башлап җибәрде. Катнашучыларны сәламләгәннән соң, ул Нәбирә Гыйматдиновага сүз бирде. Язучы үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Очрашуда районның «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Индус Мәрдәншин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рухия Ахунҗанова, Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кифая Заһирова Нәбирә Гыйматдинованың әдәби иҗаты хакында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Үзәк китапханәнең библиография бүлеге мөдире Гөлнур Мадъярова язучының иҗатына багышланган күргәзмәгә күзәтү ясады.
Кичә ахырында Нәбирә Гыйматдинова катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Китап укучылар очрашудан бик канәгать калдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз