Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Рисаләи Газизә» китабын тәкъдим итү кичәсенә чакырабыз
2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
«Хозур» нәшрият йортында «Рисаләи Газизә» китабы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улының матди ярдәме белән нәшер ителде. Татар халкының рухи мирасы ядкаре Таҗеддин Ялчыголның бу әсәрен басмага танылган галим Хатыйп Миңнегулов әзерләде.
Таҗеддин Ялчыгол ярты гасырдан артык гомерен халыкны белемле, тәрбияле итүгә багышлый. Аның мөгаллимлеге руханилык эшчәнлеге белән үрелеп бара. Әдип халыкта гасырлар буена тупланып килгән ислам рухын сакларга һәм ныгытырга тырыша. «Рисаләи Газизә» – Таҗеддин Ялчыгол иҗатында гына түгел, ә, гомумән, Тукайгача чор татар әдәбияты тарихында мөһим ядкәр; әдәбиятны, динне, телне, мәгарифне, гореф-гадәтләрне, гыйлем тарихын тикшерүдә мөһим чыганак.
«Рисаләи Газизә» – ХIХ нче гасыр урталарыннан башлап, басма һәм кулъязма рәвештә гаять киң таралган китап. Ул мәдрәсәләрдә дәреслек итеп тә кулланыла. Хәзерге вакытта татар халкының рухи мирасы ядкарләренең кабат нәшер ителүе бик сөендерә.
2013 нче елның 18 нче апрелендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Әлеге чарада дин әһелләре, галимнәр, язучылар катнашачак.
Кичәгә рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз