Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Рисаләи Газизә» китабын тәкъдим итү кичәсе узды
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
2013 нче елның 18 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. «Рисаләи Газизә»нең яңа басмасы Диния нәзарәте игълан иткән «2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы» кысаларында дөнья күрде. Бабаларыбызның рухи мирасын торгызу, бүгенге буынга кайтару ниятеннән басылды.
Китап «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителде. Әсәрне басмага танылган галим Хатыйп Йосыф углы Миңнегулов әзерләде.
Кичәне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, олуг мәгърифәтче Таҗеддин Ялчыголның рухына дога кылынды. Дин әһелләре, галимнәр, күренекле шагыйрьләр, язучылар: Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Яхин, Сәлим Гыйләҗетдинов, Фоат Галимуллин, Мәсгуть Гайнетдинов һәм башкалар тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Таҗеддин Ялчыгол – җуелмас рухи мирас калдырган шәхес» дип исемләнгән тирән эчтәлекле күргәзмә оештырды. Әдипнең Милли китапханә фондларында сакланган басмалары белән янәшә, әдәбият белгечләре һәм дин әһелләренең әдип иҗатын чагылдырган хезмәтләре урын алды.
Китап тәкъдим итү кичәсендә катнашучылар күргәзмәне кызыксынып карадылар, китапханәчеләр хезмәтен югары бәяләп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз