Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Татар мөһаҗирләре фонды» оешты
2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Әлеге фондка моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, чит илләрдә гомер кичерүче татарлар тормышын чагылдырган кулъязма һәм басма китаплар, газета-журналлар, архив документлары, фотоматериаллар кергән. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган кызыклы һәм бибәһа документлардан оештырылды.
Китапханә инде хәзерге вакытта мондый кызыклы һәм башка урында булмаган материалларны туплау белән генә чикләнмичә, әлеге тарихи чыганакларны галимнәребез тарафыннан өйрәнергә шартлар тудыру белән дә мәшгуль. Әлеге фондта 1935-1945 елларда Мукденда басылган «Милли байрак» газетасының 84 нөсхәсе саклана. Бу – Татарстанда бердәнбер шундый тулы җыелма. Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл – Яңа милли юл» журналының 32 саны да бу фондта урын алды. Моннан тыш, фондны «Казан» (Төркия), «Ерак Шәрык» (Кытай), «Азат Ватан» (Германия), «Берлек» (Кытай) вакытлы матбугат басмалары, Токионың «Матбагаи Исламия» типографиясендә басылган китаплар да тәшкил итә.
2010 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар-япон мөнәсәбәтләренә багышланган берничә китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелгән иде, шунда беренче тапкыр «Татар мөһаҗирләре фонды»н оештыру тәкъдиме яңгырады. Татар мөһаҗирләре турындагы мәгълүматларның күпчелеге һаман да чит илләрдә саклана. 2013 нче ел азагында оешкан фондны тагын да баету, тарихи ватаннарыннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең мирасын Казанга кайтару эше киләсе 2014 елдан башлап тагын да активлашачак.
Әлеге фонд белән кызыксынучыларны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә көтеп калабыз. Адресыбыз: К.Маркс урамы, 36. Телефон: 2920928
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз