Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бүген һәм иртәгә Казан федераль университетында дөньякүләм танылган галим, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның (1934–2010) тууына 80 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни конференция уза. Оештыручылар арасында, Казан университеты, аның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Россия тарих җәмгыяте, Россиянең көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте, «Җыен» фонды, «Юныс Әмрә» институты белән беррәттән, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бар. Китапханә директоры Н.Ә.Камбеев конференциядә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Профессор Миркасыйм Госманов 1994 елның февраль аеннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә дә эшләде. Ул әлеге бүлекнең татар һәм шәрекъ әдәбияты секторы гыйльми хезмәткәре вазыйфаларын башкарды. Аның бу вазыйфадагы эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде:
– бүлек хезмәткәрләренә һәм башка оешмалардан мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләргә борынгы кулъязмалар белән эшләүгә караган киңәш-консультацияләр бирде һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтте;
– фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең аерым юнәлешләренә җитәкчелек итте;
– археографик экспедицияләрдә табылган һәм китапханәгә алып кайтылган борынгы кулъязма һәм басма китапларны беренчел эшкәртүдә һәм атрибуцияләүдә даими катнашты;
– төрки-татар һәм шәрекъ кулъязмаларын тасвирлау һәм фәнни өйрәнү эшен җитәкләде;
– хезмәткәрләрнең гыйльми эшләрен редакцияләүдә һәм рецензияләүдә катнашты;
– XX йөз башы татар вакытлы матбугаты библиографик күрсәткечләрен төзү һәм басмага хәзерләү эшен оештырды һәм аның белән җитәкчелек итте;
– татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә караган язма, басма, фото- һәм башка төр чыганакларны барлау һәм бүлек фондларына алдыру эшендә катнашты;
– бүлек фондларын матбугат битләрендә һәм фәнни конференцияләрдә, форумнарда ясалган чыгыш-докладлары аша актив пропагандалады.
1997 елның апреленнән башлап вафатына кадәр М.Г.Госманов китапханәнең Гыйльми Советы әгъзасы да булып торды. Ул Гыйльми Совет утырышларына чыгарыла торган мәсьәләләрне хәл итүдә, ягъни китапханәнең фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эшчәнлегендәге үсеш юнәлешләрен, шушы юнәлешләргә караган аерым планнарны һәм программаларны тикшерүдә, Милли китапханә эшчәнлеген көйли торган рәсми документларны (мәсәлән, «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк һәм аеруча кыйммәтле документлары фонды турында нигезләмә», «Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана торган документларның иминият фонды турындагы нигезләмә» һ.б.) эшләүдә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International