Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Китапханәчеләр «Башваткыч» тапшыруында
2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Май аеның соңгы көннәрендә «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруының 100 нче юбилей чыгарылышы күрсәтелде. Әлеге чыгарылыштагы уенның төп катнашучылары да, җанатарлары да китапханәчеләр булды.
Арча районының Яңа Кишет авылы китапханәчесе Надия Йосыпова, Түбән Кама шәһәре һәм районы Үзәк китапханәсе хезмәткәре Әнфисә Фәйзетдинова, Казан шәһәре китапханәләр челтәренең Үзәк китапханәсе хезмәткәре Ләлә Төхвәтуллина китап–китапханә–әдәбият–матбугат темасына төзелгән кроссвордның катлаулы сорауларына тирләп-пешеп җавап эзләсә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре аларга көч һәм дәрт биреп, ярдәм итеп утырды. Уен бер тында, кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә узды, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, тапшыруның оста алып баручысы буларак, җор сүзләре, көлкеле шаярулары белән уенчыларның кәефен күтәрде. Алар да җавапсыз калмады – өчесе дә нәфис сүзгә сәләтләрен күрсәтеп, тамашачыларга матур шигырьләр укып ишеттерделәр. «Китапханәчеләр һәрдаим гыйлем һәм мәгълүмат диңгезендә йөзәләр, барысын да белергә тиешләр», – дигәннәрдер, ахры, кроссвордны төзүчеләр сораулар арасына шактый авырларын да керткәннәр. Әмма, шуңа карамастан, сорауларның һәммәсенә дә җаваплар табылды, кроссворд шакмакларының барысы да тулды. Надия Йосыпова, 13 балл җыеп, беренче урынга чыкты һәм җиңүче дип игълан ителде. Аңа, 8 балл җыйган Әнфисә Фәйзетдиновага, 4 баллга ия булган Ләлә Төхвәтуллинага һәм, җанатарлар арасыннан уенчыларга ярдәм итеп, 3 балл туплаган Ирек Һадиевка «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесенең, тапшыру спонсорларының истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Алып баручы Надия Йосыповага супер-уенда көчен сынап карарга тәкъдим итте. Китапханәче ханым, башта каршы килсә дә, җанатарларның, кызының кыставыннан, үгетләвеннән соң уенны дәвам итәргә ризалашты. Экранга бер генә сүзе чыгарылган, башка сүзләре урынында буш шакмаклар куелган татар халык мәкален 1 минут эчендә хәтер төпкелләреннән эзләп табарга (әгәр белсәң!) һәм әйтергә кирәк иде. Бу юлы бирем супер-катлаулы булмады, Надия Йосыпова җавапны тиз һәм җиңел тапты. Телевидение студиясе шау-гөр килде, җанатарлар җиңүчене алкышларга, «Молодец!», «Афәрин!» дигән шатлыклы авазларга күмде. Тапшыруның төп бүләге – алдарак булган бик күп уен-чыгарылышларның җиңүчеләренә тәтемәгән 14 нче модельле ап-ак «Лада» машинасы – ниһаять, хуҗасын тапты.
Килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, уен телевизор караучыларга да бик ошаган. Бик күбесе гап-гади, әмма уңган һәм булдыклы, укымышлы авыл китапханәчесенең зур бүләк – автомобиль отуына чын күңелләреннән сөенүләрен белдерде.
«Татарстан–Яңа гасыр» телеканалы Интернет-сайтының «Видеоархив» бүлегенә http://tnv.ru/main/katalog/razvlekatel_nye/bashvatkych адресы белән кереп, тапшыруны тулаем карарга мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз