Рухи мирасыбыз җәүһәрләре

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы белән Мәскәү шәһәре арасындагы күпьяклы хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләрне ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында 20–24 нче август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак.

Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт музее залларында «Рухи мирасыбыз җәүһәрләре» («Сокровища духовного наследия») дип аталган күргәзмә оештырыла. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында саклана торган язма һәм басма истәлекләр дә урын алачак.
«Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән=Вещее слово поэта» бүлегендә китапханәнең горурлыгы һәм йөзек кашы булган XVI гасыр – XX гасыр башы кулъязмалары: Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы күчермәләре, Мөхәммәдъярның «Нуры содур» әсәре күчермәсе, кулдан күчерелгән Коръәннең фрагментлары тәкъдим ителәчәк.
«Китап – тарих көзгесе=Книга – зеркало истории» бүлеген XIX йөз ахыры – XX йөз башы дин әһелләре, галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләрнең әдәби, тарихи һәм фәлсәфи эчтәлектәге китаплары тәшкил итәчәк. Болар –Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка авторларның басмалары.
«Татар вакытлы матбугаты битләрендә тарих=История на страницах татарской периодической печати» бүлеге татар халкының XX йөз башы вакытлы матбугаты белән таныштырачак.
«Әүвәлге Казан фоторәсемнәрдә=Старая Казань в фотографиях» бүлегендә XIX йөз ахыры – XX йөз башына караган кызыклы фоторәсемнәрне күреп булачак.
«Ерактагы якын мирас=Возвращенное наследие». Күргәзмәнең бу бүлеге XX йөзнең беренче яртысында Россиядән читтә татарлар тарафыннан чыгарылган китапларны һәм вакытлы матбугат басмаларын чагылдыра.
Күргәзмә 2014 елның 21 августынан 3 сентябренә кадәр эшләячәк.

Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт музее адресы: Мәскәү шәһәре, Тверская урамы, 21 нче йорт. Мәскәүлеләр һәм Россия башкаласы кунаклары, күргәзмәгә рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International