Ташъязмалар тарих серен ача…

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 1996 елдан бирле эшләп килүче «Милли китап» нәшриятында шушы ук китапханә хезмәткәрләре И.Г.Һадиев белән Р.Ф.Мәрдановның «Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре» дигән китабы дөнья күрде. Бу китап – «Татар эпиграфикасы» дип аталган махсус сериянең 2 нче китабы.


Эпиграфика – тарих фәненең бер тармагы, ул каты әйберләрдәге, шул исәптән борынгы кабер ташларындагы язуларны фәнни чыганак буларак өйрәнә. Ташъязма истәлекләрнең тарихны өйрәнүдәге әһәмияте галимнәр тарафыннан күп мәртәбәләр расланган. Борынгы чорлардан башлап ХХ гасыр башына кадәр татар кабер ташларында, вафат булган шәхескә бәйле рәвештә, милли тарихыбызның мөһим сәхифәләре, халыкның мәдәни һәм әхлакый яшәеш дәрәҗәсе чагылыш тапкан.
Әлеге китапта Татарстан Республикасының Кукмара районы татар авыллары зиратларындагы һәм аерым каберлекләрендәге гарәп язулы эпиграфик истәлекләр (кабер ташлары) тасвирланды, аларның текстлары һәм фотосурәтләре бирелде. XVII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге чорга караган 305 данә кабер ташы – төбәк һәм, гомумән, татар халкы тарихы өчен кыйммәтле чыганаклар.
Китап тарих белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.


«Татар эпиграфикасы» сериясеннән беренче китап – «Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре» – 2008 елда нәшер ителеп, укучылар кулына кергән иде. Ул китапта Татарстан Республикасының Әгерҗе районы татар авылларындагы һәм Әгерҗе шәһәренең татар зиратындагы гарәп язулы эпиграфик истәлекләр – XVII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге чорга караган 243 данә кабер ташы – турында мәгълүмат тупланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International