Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Төркиядән бик әһәмиятле һәм кызыклы китап кайтартылды. Ул «Кадимчелек белән җәдитчелек арасында Муса Җаруллаһ: хәяты, әсәрләре, фикерләре» дип атала (Истанбул: Dergah, 2005. – 278 бит). Күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевкә багышланган әлеге фәнни хезмәтнең авторы – төрки халыклар тарихы белгече Әхмәт Канлыдере.
Шунысы да игътибарга лаек: нәкъ шушы көннәрдә бөтен татар дөньясы Муса Бигиевнең тууына 140 ел тулуны зурлап билгеләп үтә.
Муса Бигиев (1875–1949) – татар-мөселман дини-иҗтимагый фикеренең иң танылган вәкилләреннән берсе, күпкырлы белем алган бай эрудицияле, югары зиһенле галим. Башта Казанның «Касыймия» мәдрәсәсендә, аннары ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында, шулай ук Петербург университетында белем эстәгән. «Өлфәт», «Әт-Тилмиз», «Әл-гасрел-җәдид», «Вакыт», «Шура» кебек вакытлы матбугат басмалары белән хезмәттәшлек иткән, төрки халыклар милли-азатлык хәрәкәтендә катнашкан, 1917-1930 нчы елларда Петербург һәм Мәскәү мәчетләрендә имам булып торган. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастырган. 1930 нчы елдан башлап эмиграциядә яшәгән һәм 1949 нчы елда Каһирәдә вафат булган.
Төрек телендә басылып чыккан әлеге китапта Муса Бигиевнең әтрафлы тәрҗемәи хәле бәян ителгән, басылып чыккан һәм басылмаган хезмәтләре һәм мәкаләләре турында җентекле мәгълүмат бирелгән, дини-иҗтимагый фикерләренә тәфсыйльле анализ ясалган, бай библиография урнаштырылган.
Китабына кереш сүзендә автор Татарстан Республикасы Милли китапханәсе идарәсенә зур рәхмәтен белдерә, ни өчен дигәндә, ул 1999 елда Казанга килеп, китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән М.Бигиев турында бай мәгълүмат туплаган.
Бу көннәрдә китап исәпкә алына, библиографик эшкәртү үтә, традицион һәм электрон каталогларга теркәлә һәм тиздән китап укучылар файдалануына тәкъдим ителәчәк.