Төркия Җөмһүриятенә археографик сәфәр

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

«2014–2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларындагы «Татар халкының чит илләрдә сакланучы язма мирас ядкәрләрен барлау, саклау һәм кайтару» проектын тормышка ашыру максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2014 елның 13-22 октябрь көннәрендә Төркия Җөмһүриятендә археографик сәфәрдә булдылар.


Сәфәр вакытында алар Төркиянең берничә эре китапханәсе фондлары белән таныштылар, Истанбул, Искешәһәр, Анкара шәһәрләрендәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре белән күрешеп, халкыбызның язма мирас ядкәрләрен барлау, саклау һәм кайтару мәсьәләләренә багышланган күпсанлы эшлекле очрашулар, сөйләшүләр үткәрделәр. Нәтиҗәдә, мөһаҗирлектәге татарлар тарихына караган, фәнни җәһәттән әһәмиятле һәм кыйммәтле чыганаклар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә кайтарылды.


Истанбулдагы «Сөләймания» китапханәсенең ишегалды 
 

Искешәһәрдәге Казан татарлары мәдәният музее 
  

  Анкарадагы татар җәмгыяте бинасында җәмгыять башлыгы Фуат Тиниш hәм танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар лигасы җитәкчесе булган Али Акышның бертуган сеңлесе Сәидә Акыш белән сөйләшү
  
  Истанбулдагы ИРСИКА китапханәсенең уку залы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International