Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәре мәктәпләрендә укучы балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур эш алып бара.
Башкаланың 3 нче гимназия укытучылары һәм укучылары соравы буенча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елы уңаеннан, 3 нче февраль көнне Китапханәнең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) ачык дәрес үтте. Ул Бухенвальд концлагерында тоткынлыкта булган язучы, публицист, шагыйрь Нәби Дәүлинең иҗатына багышланган иде.
Бүлек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугыш елларында басылып чыккан газета-журналларга, шулай ук матбугат битләрендә язучының иҗатын чагылдырган язмаларга күзәтү ясадылар. Язучының «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләренә аеруча игътибар бирелде.
Бу очрашуда укучылар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы турында тыңлап, Ватаныбыз өчен горурлык хисләренә баедылар.