Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган VI нчы мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2018 елның 25-26 июлендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узачак.
2018 нче елның 15 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында эшкуар һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу узды.
2018 нче елның 15 нче маенда 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) эшкуар һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу булачак.
2018 нче елның 9 нчы маенда киң җәмәгатьчелек Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итте.
8 майда китапханә 19.00 сәгатькә кадәр эшли. 9 май – бәйрәм (ял) көне.
Май ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Сугыштан ераграк киткән саен...» дип аталучы тематик күргәзмә эшли.
Бүгенге Казакъстан дөньяның алга киткән илләреннән санала. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) куелган «Казакъстан: ил, кешеләр, йолалар» дип аталучы экспозиция казакъ халкының һәм иленең тормыш-көнкүрешен, тарихын, табигатен чагылдыра.
2018 нче елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулды. Татар халкының бөек улы милләтебезгә генә түгел, дөнья әдәбиятына бик зур иҗади мирас калдырды. Шагыйрьнең әсәрләре зур тиражлар белән һаман басыла торалар, алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән.
27 апрель (җомга) һәм 28 апрель (шимбә) көннәрендә китапханә иртәнге 9.00 дан кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
29-30 апрель һәм 1-2май – ял көннәре.
2018 нче елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнашты. Әлеге традицион чара быел «Китап тылсымы» шигаре астында узды.