ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 20 нче июне көнне 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җыен» фонды күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап «Шәхесләребез» дигән сериядә нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

2018 нче елның 8 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узды. Ул китап укучыларга үзенең «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды. Әлеге кичәдә исә Гүзәл Яхина «Дети мои» дигән икенче китабын тәкъдим итте.

2018 нче елның 1-2 нче июнь көннәрендә Литваның Вильнюс университетында, аның ректоры Артурас Жукаускас һәм Польшаның Торунь шәһәрендәге Николай Коперник университеты ректоры Анджей Третын теләктәшлеге һәм ярдәме белән, «Istorijos ir kultūros sąsajos = Тарих һәм мәдәният бәйләнеше» дигән Халыкара фәнни конференция булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Лев Толстой елында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының «Электрон китапханә» бүлегендә бөек рус язучысына багышланган «Лев Толстой һәм Казан» исемле белешмәлек урнаштырылды.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 8 нче июнендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узачак.

 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

21–22 май көннәрендә Казакъстан Республикасы Милли академик китапханәсе Астана шәһәрендә, Казакъстанның башкаласына 20 ел тулу мөнәсәбәте белән, «Дөнья башкалаларының елъязмасы» дигән Халыкара күргәзмә оештырды. Төрле илләрнең иң зур китапханәләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә әлеге күренекле чарада катнашты.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Спорттан да зур футбол» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Биредә иң популяр спорт төре саналган футбол турында күпсанлы басмалар куелган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясеннән археограф, текстолог Раиф Мәрдановның «Алдым каләм, яздым сәлам...» дип аталган чираттагы 21 нче китабы дөнья күрде.

 

 


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

9 нчы июнь көнне китапханә иртәнге 9.00 дан кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли, 10-12 нче июнь, 15-17 нче июнь – ял көннәре.

Китапханә хезмәтеннән файдаланучылар игътибарына! 1 нче июньнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җәйге эш тәртибенә күчә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International