«Лев Толстой һәм Ислам дөньясы» күргәзмәсендә Милли китапханә ядкәрләре

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгындагы Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда 2018 елның 7 сентябреннән «Лев Толстой һәм Ислам дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли. Ул бөек рус язучысы һәм фикер иясенең 190 еллык юбилеена багышланган. Татарстанда 2018 ел – Толстой елы дип игълан ителү уңаеннан оештырылган күргәзмәдә әлеге мәшһүр шәхеснең Ислам һәм үз чорындагы мөселман фикер ияләренең идеяләре белән кызыксынуы чагылдырылган.

Башка бик күп экспонатлар белән беррәттән, күргәзмәдә рус һәм дөнья классигының Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы тәрҗемә китаплары да урын алган. «Ассурия падишаһысы Асархадун», «Адәмләр ни өчен төрле исерткечләр истигъмаль кылалар?», «Утны әүвәлендә сүндерү тиеш», «Шайтан илә игенче», «Бик кыйммәт!», «Ни чәчсәң, шуны урырсың!», «Олугълык нәрсәдә: Шәрык хикәясе», «Крейцерова соната» тәрҗемәсе», «Ильяс, яки бәхет малдамы?», «Җүләр Зәйдүк» китаплары куелган. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында язучының барлыгы 20 гә якын исемдәге тәрҗемә китаплары саклана.

Л.Н.Толстой әле үзе исән чакта ук шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Сүнчәләй татарчага тәрҗемә иткән хикәя һәм повестьлары, башка татар классик язучылары тарафыннан тәрҗемә ителгән күпсанлы әсәрләре татарлар арасында Толстойга булган хөрмәтне һәм аның дәрәҗәсен күрсәтә.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International