ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 16 нчы феврале көнне Әтнә районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында, бөек мәгърифәтченең 200 еллык юбилеена багышлап, Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

22 февральдә китапханә 19 сәгатькә кадәр эшли.

23 февраль - ял (бәйрәм) көне.

24 һәм 25 февральдә китапханә график буенча эшли.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Казан театр училищесы шәкертләре өчен «Күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләре татар телендә» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 12 нче февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. 

Кабан арты мәчетендә оештырылган татар телен өйрәнү курсларына йөрүчеләр 2018 нче елның 9 нчы феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булдылар.

 


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар иҗатына багышланган «Кабатланмас безнең сөюләр» дигән очрашу кичәсе узды.

 


2
февраль, 2018 ел
җомга

2018 нче елның февраль ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Син Ватанны, Сталинградны якладың» дип аталган күргәзмә эшли. Ул Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан куелды. 


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 7 феврале көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашуга чакырабыз. 


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

 31 нче гыйнвар –  Милли китапханәдә җыештыру көне.


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Габделхан Әхтәмҗанның «Гыйлем эстәү – язмышым» китабы нәшер ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International