Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 75 ел

2018 елның 2 феврале, җомга

2018 нче елның февраль ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Син Ватанны, Сталинградны якладың» дип аталган күргәзмә эшли. Ул Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан куелды.

Сталинград сугышы – ил язмышын хәл иткән, сугыш барышында тамырдан борылыш ясаган һәм иң канкойгыч сугыш. Экспозициядә сугыш авырлыкларын, фронтовикларның каһарманлыкларын күрсәтүче документлар тупланган. Бөек бәрелештә катнашканнарның истәлекләре, шул чордагы фотосурәтләр кергән альбомнар совет солдатларының батырлыгын ачык күз алдына китерә. Сталинград сугышында катнашкан татарстанлылар турында материаллар аеруча игътибарга лаек. Якташларыбыз Гани Сафиуллин һәм Фәрит Фәтхуллиннар Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар. Күпләре яу кырында ятып калган... Татарстанлылар акчасына төзелгән танклар һәм самолетлар да җиңүне якынайтуга ярдәм иткән.

Бу дәһшәтле сугыш турында матур әдәбият әсәрләре дә шактый. Күргәзмәдә Ю.Бондарев, В.Пикуль, В.Гроссман һәм башкаларның китаплары урын алган. 1942–1943 нче еллардагы канлы бәрелешне чагылдыручы газета һәм журналлар да укучыларга кызыклы булыр.

Ил тынычлыгы, дөнья иминлеге, якты киләчәк өчен көрәшүчеләр хакында онытмау – безнең бурычыбыз. Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International