Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2017 нче елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2018 нче елга куелган максатларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
2018 нче елның 12 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33 нче йорт), мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, рухани, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) тууына 200 ел тулуга багышлап, «Татар дөньясының мәрҗәне» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре, танылган рус язучысы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист Алексей Максимович Горькийның тууына 150 ел тулуга багышлап, «Киң күңелле бөек язучы» дигән күргәзмә куйдылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Россия күләмендә уза торган «Йөрергә чык» акциясенә теләктәшлек итеп, Яңа ел бәйрәмнәре ялларында – 2 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр – көн саен Казанның «Черек күл» паркындагы мәдәни чараларда катнашты.
Гыйнвар ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) «Атаклы кешеләр тормышы» дип аталган биографияләр сериясенең 85 еллыгына багышланган күргәзмә эшли.
Хөрмәтле укучылар!
Сезнең игътибарга бәйрәм һәм бәйрәм алды көннәрендә китапханәнең эшләү тәртибен җиткерәбез:
27 декабрь – җыештыру көне.
2017 елның 30-31 декабре, 2018 елның 1-8 гыйнвары – ял көннәре.
2018 елның 9 гыйнварыннән китапханә гәдәти тәртиптә эшли.
2017 нче елның 18 нче декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Экологик белем сәгатьләре» циклыннан чираттагы очрашуын үткәрде.
2017 нче елның 15 нче декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә мәшһүр татар композиторына багышлап нәшер иткән «Салих Сәйдәшев» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.
Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлап Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлап Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган биобиблиографик белешмәлекләр Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган яңа белешмәлек белән тулыланды.