Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре мәктәпләрендә, Россиядә Экология елына багышлап, «Экологик белем сәгатьләре» циклын башлап җибәрде.
2017 нче елның 5 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында, танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» дип аталган яңа китапларын тәкъдир итү чарасы булып узды.
2017 нче елның 4 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша күренекле татар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова белән очраштырды.
2017 елның 5 октябрендә пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать 2-дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт), танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» дип аталган яңа китапларын тәкъдир итү чарасы узачак.
30 нчы октябрь – дәҺшәтле һәм куркыныч елларны искә төшерүче тагын бер дата. Шул унайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Хәтер китабы» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
2017 нче елның 6 нчы октябреннән 20 нче октябренә кадәр Россия Дәүләт Сәнгать китапханәсенең Зәңгәр залында (Мәскәү шәһәре) «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» исемле күргәзмә тәкъдим ителәчәк.
2017 нче елның 29 нчы сентябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында тарихчы галимә Фәридә Гаффарова коллекциясен тәкъдим итү чарасы булып узды. Әлеге тупланма аның гаиләсе – танылган язучы Әхәт Гаффар, кызлары Ләйлә һәм Сөмбел Гаффаровалар тарафыннан китапханәгә тапшырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентлары белән очрашулар циклы башланды.
2017 нче елның 25 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтында белемнәрен күтәрүче муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен мәгълүмати семинар уздырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге һәм «Милли китап» нәшрияты 2017 нче елның эш планнарында каралган китаплар һәм җыентыклар бастырып чыгаруны дәвам итә.