ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 17–19 нчы октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Россия милли китапханәсендә үткәрелгән, XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында (революциягә кадәр) Россиядә китап эше тарихына багышланган Халыкара фәнни конференция – XX нче Павленков укулары эшендә катнашты. 

2017 нче елның 24 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучы, җырчы, композитор, юмор остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды. Бу кичә китапханәдә эшләп килүче «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында узды.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 27 октябре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Зур уку залында  Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юаттың...» дип аталган истәлекләр китабын тәкъдим итү чарасы уздырыла. 

2017 нче елның 24 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казакъстан Республикасының С.Баишев исемендәге Актүбә өлкә универсаль фәнни китапханәсе башлангычы белән оештырылган онлайн конференциядә катнашты. Ул «Тарихи-мәдәни мирасны танытуда китапханәләрнең әһәмияте» дип аталды.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан шәһәренең 144 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – мәгълүмат үзәге» циклыннан Мәгълүмат көне үткәрелде.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 нче октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) язучы, җырчы, композитор, юмор остасы Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе була.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республика Милли китапханәсе «Җәйге уку» Бөтенроссия акциясен үткәрүдә катнашты. Акциянең максаты – укучыларны китап укуга күбрәк җәлеп итү.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Николай Иванович Лобачевскийның (1792–1856) тууына 225 ел тулуга багышлап, «Математика даһие» исемле күргәзмә куелды.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 10 нчы октябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур. 33 нче йорт) күренекле тәнкыйтьче, тел галиме, әдәбиятчы, публицист һәм фәлсәфәче Җамалетдин Вәлидинең тууына 130 ел тулуга багышланган «Намусына тугры галим» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.

2017 нче елның 6 нчы октябрендә  Россия  дәүләт сәнгать китапханәсенең (Мәскәү шәһәре) Зәңгәр залында  «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» исемле күргәзмә ачылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International