Булачак хокук белгечләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче  йорт) Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентлары белән очрашулар циклы башланды.

2017 нче елның 28 нче сентябрендә беренче укулар узды. Студентлар китапханәдән файдалану кагыйдәләре, аның структурасы һәм белешмә аппараты белән таныштылар. ХХ гасыр башына караган федераль әһәмияткә ия булган архитектура һәйкәле – китапханә бинасының тарихы турындагы мәгълүмат тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Бүлек хезмәткәрләре  булачак хокук белгечләрен укуларында һәм киләчәктә эшләрендә кирәкле булган мәгълүмат ресурслары белән таныштырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International