2018 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) күренекле шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендә күп эш башкара. Бүлектә төрле кызыклы очрашулар, мәгълүмат сәгатьләре үткәрелә, китап күргәзмәләре һәм тупланмалары куела.
Казан шәһәренең Кабан арты мәчете каршында оештырылган татар телен өйрәнү курсларына йөрүче бер төркем тыңлаучылар өчен 2018 нче елның 14 нче марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре мәгълүмат көне үткәрделәр.
2018 нче елның 21 нче марты көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга чакырабыз.
2018 нче елның 12 нче марты көнне Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы мәктәбендә, күренекле мөгаллим-мәгърифәтче һәм рәссам Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел тулуга багышлап, «Татар халкы сәнгати мәдәниятенең чыганаклары һәм үсеше» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.
8, 9, 10 март – ял көннәре.
7 һәм 11 мартта китапханә график буенча эшли.
2018 нче ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучының 150 еллык юбилее уңаеннан «Горькийның рухи дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли.
2018 нче елның 1 нче мартында кече күләмле әсәрләрнең «ЭтноПеро» 2018 Халыкара әдәби конкурсы старт ала. Бәйгене Свердловск өлкәсе мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Свердловск өлкә милләтара китапханәсе» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра.
2018 нче елның 21 нче февралендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Халыкара Туган тел көненә багышланган зур кичә булып узды. Аны үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үзеннән зур өлеш кертте. «Казан» милли-мәдәни үзәге күргәзмәләр залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Тел язмышы – милләт язмышы» дип аталган бай күргәзмә оештырды.
2018 нче елның 16 нчы феврале көнне Әтнә районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында, бөек мәгърифәтченең 200 еллык юбилеена багышлап, Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.