2018 нче елның 12 нче марты көнне Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы мәктәбендә, күренекле мөгаллим-мәгърифәтче һәм рәссам Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел тулуга багышлап, «Татар халкы сәнгати мәдәниятенең чыганаклары һәм үсеше» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә укучылар, укытучылар, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән мәгариф, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли музее, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Таһирилар нәселенең дәвамчылары катнашты. Тантаналы ачылышта сөйләүчеләр фәнгә беренче адымнарын ясаучы балаларга хәер-фатиха биреп, зур уңышлар теләде һәм якташлары Шакирҗан Таһириның данлы исеменә лаеклы булырга, мирасын өйрәнергә чакырды.
Яшел Үзән районының Олы Ачасыр, Урысбага, Норлат, Акъегет, Мулла Иле, Күгеш авыллары мәктәпләреннән 23 укучы үзләренең тирән эчтәлекле фәнни эшләре белән дүрт секциядә чыгыш ясады. Секцияләрнең атамалары – «Шакирҗан Таһири һәм аның Россия, Татарстан мәдәнияте һәм фәне үсешенә зур өлеш керткән нәсел дәвамчылары», «Мәдәният үсеше: татар рәсем сәнгате тарихы», «Декоратив-гамәли сәнгатьтә милли традицияләр», «Яраткан китабымның тышлыгы». Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре һәм килгән кунакларның күбесе әлеге секцияләр эшендә жюри әгъзалары буларак катнашты, укучыларның эшенә бәя бирде. Конференциянең ахырында җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шакирҗан Таһири хәзерге Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында 1858 нче елның 12 нче мартында туган. Казанда татар ир балалары өчен ачылган мәктәптә рус теле укыткан. Казан Татар укытучылар мәктәбендә рәсем, сызым, хөсне хатт (матур язу) мөгаллиме булып эшләгән. Ул – халкыбызның иң беренче профессиональ рәссамы да, чөнки татарлар арасында беренчеләрдән булып махсус һөнәри белем һәм уку йортларында рәсем дәресе укытуга Санкт-Петербург сәнгать академиясеннән хокук алган кеше. Шакирҗан Таһиров татар сынлы сәнгате үсешенә һәм, барыннан да элек, китап бизәү сәнгатенә зур өлеш керткән.
Ш.Таһири татарларда аваз методын (ысуле саутия) һәм татар методик әдәбиятын нигезли. Ул берничә Әлифба төзи, алар арасында 1914 елда Иван Харитонов типографиясендә басылган Әлифба аеруча игътибарга лаек. Бу – татар телендә, рәсемнәр белән бизәлеп чыккан беренче Әлифба.
Конференциядә Ачасыр мәктәбе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар, Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, Китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлекләре тарафыннан Шакирҗан Таһири тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Күргәзмәдә мәгърифәтченең хәзерге вакытта Милли китапханәдә сакланучы китаплары, үзе, гаиләсе һәм нәсел-нәсәбе турында басмалар, газета-журналлардан мәкаләләр урын алды. Алар арасында мөгаллимнең «Гыйбадәте исламдан «Абдәст вә намаз» рисаләсе» («Книга об омовении и намазе из правил ислама»; 1913), «Бәдъэт-тәгълим нам мөкәммәл әлифба: кыйраәте төрки вә гарәбине тәгълим идер» («Доведенный до совершенства букварь начального обучения: книга чтения арабских и тюркских языков»; 1910), «Мохтәсар кавагыйдет-тәҗвид: мөбтәдиләр өчен сөаль вә җаваб үзрә тәэлиф иделмеш» («Краткие правила таджвида: составленный в форме вопросов и ответов для начинающих»; 1895); улы, Казан педагогика институтының Шәрекъ факультетын тәмамлап, 50 ел шунда укыткан һәм профессор дәрәҗәсенә ирешкән Рифгать Таһировның «Китапханәләрдә сәяси мәгариф эше» (1924), «Китапханәчелек библиографиясе» (1928), «Татарстан турындагы әдәбият библиографиясе» (1928), З.Хәбибуллина белән уртак авторлыктагы «Ленин һәм көтепханә» (1928) китаплары да бар иде.
Беренче басылган әлифбасы – «Бәдъэт-тәгълим нам мөкәммәл әлифба: кыйраәте төрки вә гарәбине тәгълим идер» – рус мәктәпләрендә кулланылган аваз методы белән төзелгән. Ахырында «Мифтахе бәдъэт-тәгълим» (Башлап укытырга өйрәтү ачкычы) исемле методик кулланма да урнаштыра. Моңа кадәр татар мәктәпләренең уку-укыту тарихында мондый махсус методик кулланма һәм дәрес эшкәртмәләре булмаганга күрә, «Мифтахе бәдъэт-тәгълим»е белән Шакирҗан Таһирины татар методик әдәбиятына да нигез салучы дип атарга мөмкин.
Ике дистәгә якын китап авторы, тарихта тирән эз калдырган шәхес, педагогик эшчәнлеге өчен күпсанлы орден-медальләргә лаек булган, 1915 елда статский советник дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән данлы авылдашларын Олы Ачасыр халкы онытмый. Мәктәптәге музейда аңа багышланган экспозиция оештырылган. Шакирҗан Таһири истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән мәктәпкә аның исемен бирү тәкъдиме фәнни-гамәли конференциянең резолюциясенә керде.