Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклау максатында 1999 нчы елның 17 нче ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә 21 нче февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итү турында карар кабул ителде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) генераль Ассамблеясы бу инициативаны хуплады. Хәзер бу истәлекле датаны җир шарының бөтен ил-төбәкләрендә дә билгеләп үтәләр.
2018 нче елның 21 нче февралендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Халыкара Туган тел көненә багышланган зур кичә булып узды. Әлеге кичәне үзәкнең милли мәдәният музее хезмәткәрләре оештырды.
Кичәдә татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллин, сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, ТР Рәссамнар, Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Гомәр кызы Шаһиева, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты укытучылары һәм студентлары, Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылары катнашты.
Кичәне музейның фәнни хезмәткәре Рәмзия ханым Хәлиуллина ачып җибәрде. Чакырылган кунакларның чыгышлары сәнгать әһелләренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды.
Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үзеннән зур өлеш кертте. «Казан» милли-мәдәни үзәге күргәзмәләр залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Тел язмышы – милләт язмышы» дип аталган бай күргәзмә оештырды, китапханә фондларында сакланучы, тел тарихына багышланган документлар күрсәтелде. Очрашуда Милли китапханә хезмәткәрләре – вакытлы матбугат бүлегенең сектор җитәкчесе Рәмзия Закирова, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Римма Мусина катнашучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән җентекләп таныштырдылар.
Очрашу ахырында «Казан» милли-мәдәни үзәге җитәкчелеге кичәдә катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.