Бу җомга, 17 сентябрь 17:00 сәгатьтә балаларны һәм әти-әниләрне өстәл уеннары уйнарга чакырабыз!
Бу шимбә, 18 сентябрь көнне балаларны һәм өлкәннәрне француз теле белән танышырга чакырабыз. «Альянс Франсез» үзәге безнең өчен кызыклы чаралар уздырачак.
Сентябрьнең икенче шимбәсендә Германиядә алман теле көне билгеләп үтәләр. Милли китапханәнең чит телләрдәге әдәбият бүлеге бу уңайдан алман телендә әдәбият күргәзмәсен тәкъдим итә. Аның белән икенче каттагы уку залында таныша аласыз.
Аноним онлайн-сораштыруда катнашырга чакырабыз. Ул 2021 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
10 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә 12-16 яшьтәге яшүсмерләрне инглиз телен өйрәнү клубына чакырабыз. Сөйләшергә, уйнарга, яңа кешеләр белән танышырга килегез.
Менә яңа уку елы да җитте! Мәктәп укучыларына хәзер бер дә җиңел түгел — космонавтлар гына чыдарлык кыенлык. Тик бу шимбә безнең белән ял итәргә кил! Артур Гиваргизовның «Космонавты» китабын укырбыз.
📍9 сентябрь, пәнҗешәмбе
📗 "Construction destruction"
• 18:15 3-5 яшьтәге балалар
• 19:00 6-9 яшьтәге балалар
📍11 сентябрь, шимбә
📗Эрик Карл, "Rocking in my school shoes"
• 11:00 3-5 яшьтәге балалар
• 12:00 6-9 яшьтәге балалар
✏️ Теркәлү өчен @anglo_deti директына языгыз. Бәясе — 400 сум.
30 сентябрь көнне 18:30да психоаналитикага багышланган лекциягә чакырабыз. Тыңлаучылар төрле тарихи эпохаларда акылдан шашуны ничек күзаллаганнар, беренче клиникалар ничек ачылган һәм бу тема турында фәйләсүфләр ни уйлаганы турында беләчәк.
7 сентябрьдә ел саен Бразилиядә милли бәйрәм – Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан укучыларыбызга Бразилиянең иң зур шәһәрләреннән берсе булган Рио-де-Жанейроның 60 ел элек төшерелгән фотосурәтләрен тәкъдим итәбез. Алар Казан университетының география факультетын күп еллар җитәкләгән һәм анда укыткан Галим Вәли улы Фазлуллинның (1904-1976) шәхси архивын тасвирлаганда табылды.
Китапханәбезнең икенче катындагы уку залында совет чорында тыелган китаплар белән таныша аласыз. Бу авторларның күпчелеге 80нче еллар азагында акланган, һәм бүген бу әсәрләр яратып укыла һәм таратыла.