Татарстан Милли китапханәсе фондларында Рио-де-Жанейро фотосурәтләре

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

7 сентябрьдә ел саен Бразилиядә милли бәйрәм – Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан укучыларыбызга Бразилиянең иң зур шәһәрләреннән берсе булган Рио-де-Жанейроның 60 ел элек төшерелгән фотосурәтләрен тәкъдим итәбез. Алар Казан университетының география факультетын күп еллар җитәкләгән һәм анда укыткан Галим Вәли улы Фазлуллинның (1904-1976) шәхси архивын тасвирлаганда табылды.

Казан федераль университеты профессоры Ю.П. Переведенцевның ярдәме белән әлеге фотоларның Казан университеты география факультетын тәмамлаган Вадим Михайлович Лавров тарафыннан төшерелгәнлеге ачыкланды. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң өметле яшь галим СССР Фәннәр академиясенең Океанология институтында эшли, фән белән шөгыльләнеп дөнья гизә. Күрәбез ки, В.М. Лавров Казандагы остазларын да онытмаган, фәнни һәм укыту эшчәнлекләре өчен материаллар җибәреп торган.

1. Рио-де-Жанейро шәһәренең Руа Уругуаяна урамы. 1961 ел. ТР МК КСКБ, фр 1409

2. Рио-де-Жанейро шәһәренең Праса Мауа мәйданы. 1961 ел. ТР МК КСКБ, фр 1410

3. Рио-де-Жанейро шәһәренең Рио-Бранко урамы. 1961 ел. ТР МК КСКБ, фр 1411

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International