Ел саен сентябрь аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге үзенең укучыларына шул темага чыгучы «Вестник машиностроения», «Известия Вузов. Машиностроение», «Камаz», «Машиноведение», «Машиностроение и инженерное оборудование», «Машиностроитель» кебек журналлар тәкъдим итә.
26 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә бездә узачак икенче Powerpoint-кичәгә чакырабыз! Биредә сез үзегезгә кызык булган теләсә кайсы темага презентация белән чыгыш ясый алачаксыз.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе»нең 85 еллык юбилеена багышланган бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә катнаштылар.
23 сентябрь 12:00дән 20:00гә кадәр безгә килүче һәр кеше үзен чын каллиграф итеп тоя алачак. Перформанс нәтиҗәсендә булдырылган картиналар Универсаль залда урнашачак.
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Халыкара белемлелек көне уңаенан виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
22-25 сентябрьдә Казанда 14нче «Аксенов-фест» фестивале узачак. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, балалар әдәбиятына һәм заманча популяр әдәбиятка һәм Василий Аксеновның иҗатына багышланган.
20-26 сентябрь көннәрендә китапханәдә фәнни-популяр һәм белем бирә торган фильмнар күрсәтеләчәк. «Знание» җәмгыяте «Умное кино» фестивален Россиянең алты шәһәрендә уздыра, мәйданчыкларның берсе буларак безнең китапханә сайланды.
Милли китапханәнең Яшүсмерләр мәйданчыгында «Беләсем килә!» тематик китаплар күргәзмәсе урнашты.
2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре 3 нче уку залында (Пушкин ур. 86 йорт) «Казанская школа химиков = Казан химия мәктәбе» дип исемләнгән күргәзмә куйды.
«Пиши, сокращай» китабы соавторы Людмила Сарычева Милли китапханәдә уникаль мастер-класс уздырачак.