ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

9 нчы июнь көнне китапханә иртәнге 9.00 дан кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли, 10-12 нче июнь, 15-17 нче июнь – ял көннәре.

Китапханә хезмәтеннән файдаланучылар игътибарына! 1 нче июньнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җәйге эш тәртибенә күчә.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган VI нчы мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2018 елның 25-26 июлендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узачак.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 15 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында эшкуар һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу узды.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 15 нче маенда 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) эшкуар һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу булачак.

2018 нче елның 9 нчы маенда киң җәмәгатьчелек Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итте.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

8 майда китапханә 19.00 сәгатькә кадәр эшли. 9 май – бәйрәм (ял) көне.


4
май, 2018 ел
җомга

Май ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Сугыштан ераграк киткән саен...» дип аталучы тематик күргәзмә эшли.

 


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге Казакъстан дөньяның алга киткән илләреннән санала. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) куелган «Казакъстан: ил, кешеләр, йолалар» дип аталучы экспозиция казакъ халкының һәм иленең тормыш-көнкүрешен, тарихын, табигатен чагылдыра.


27
апрель, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулды. Татар халкының бөек улы милләтебезгә генә түгел, дөнья әдәбиятына бик зур иҗади мирас калдырды. Шагыйрьнең әсәрләре зур тиражлар белән һаман басыла торалар, алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International