Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган VI нчы мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2018 елның 25-26 июлендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узачак.
Әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак. Регламент: докладлар – 15 мин., хәбәрләр – 10 мин.
Кәримуллин укуларында түбәндәге тематик юнәлешләрне яктырту күздә тотыла:
Укуларда катнашуыгыз турында белдергән язма хәбәрне 2018 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча оештыру комитетына җибәрүегез сорала.
Докладларның татар яки рус телендәге, күләме 5 биттән артмаган тезислары 2018 елның 20 июненә кадәр гадәти яки электрон почта аша кабул ителә.
Укуларда катнашу бушлай, катнашучыларның юл һәм яшәү чыгымнары аларны җибәргән оешмалар тарафыннан түләнә.
24 июль – конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм кунакханәләргә урнаштыру көне, 25-26 июль – конференциянең эш көннәре, 27 июль – конференциядә катнашучыларны озату көне.
Оештыру комитеты укуларда катнашу турындагы хәбәрләрне һәм доклад тезисларын түбәндәге адреслар буенча кабул итә:
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт.
факс (843) 238-73-18; е-mail: Redf.Nbrt@tatar.ru
Белешмәләр өчен телефоннар:
(843) 238-73-83 – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы;
(843) 292-09-28 – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.
VI Каримуллин укуларында катнашу теләген белдергән гариза формасы (2018 елның 25-26 июле)