16 нчы сентябрь көнне Татарстанның Әлмәт шәһәрендә китап укуны популярлаштыру һәм укуга җәлеп итү максатын күздә тотып «Китап шәһәрчеге. Интеллект архитектурасы» исемле Бөтенроссия китап фестивале булып узды.
Биредә әдәбият сөючеләр өчен төрле нәшриятларда дөнья күргән китаплардан күргәзмәләр, иҗади очрашулар, автограф-сессияләр, олылар һәм балалар өчен лекторийлар, танылган язучылар катнашындагы мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар оештырылган иде.
Әлеге күркәм бәйрәмдә Милли китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар, китап укучыларга хезмәт күрсәтү, халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлекләренең мөдирләре халыкны китап укуга күбрәк җәлеп итү юнәлешендә яңа һәм отышлы алымнар белән танышып, алга таба үз эшчәнлекләрендә кулланырлык тәҗрибә туплап кайттылар.