Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.
.jpg)
Федераль кунак Татарстанның төп китапханәсе инфраструктурасы, аның тарихы, ТР Милли китапханәсе фондларыннан Россия тарихы буенча сирәк һәм аеруча кыйммәтле китапларның тематик җыелмасы белән танышты, шуннан соң Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары белән очрашуда катнашты. Узган ел оешма Россия Язучылар берлеге составына керде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнашындагы рәсми очрашу вакытында Владимир Мединский әдәби җәмәгатьчелек эшенең төп векторларын билгеләде, Татарстан язучыларына очрый торган агымдагы проблемалар, шулай ук федераль дәрәҗәдә ярдәм таләп итә торган мәсьәләләр турында фикер алышты.
.jpg)