2026 елның 23 апрелендә ТР Милли китапханәсе Түбән Вартовск шәһәренең 9 нче китапханәсе белән телекүпер үткәрде.
Чара татар әдәбиятын популярлаштыруга һәм төбәкләр арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуга багышланды. Очрашуның махсус кунагы — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Мәскәүдә нәшер ителүче «Татар дөньясы» газетасының баш мөхәррире Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев булды.
Ринат Мөхәммәдиев — татар телендә егермедән артык, рус телендә ун китап авторы, аның әсәрләре Россиянең төрле төбәкләрендә билгеле. Очрашу барышында ул үз әсәрләренең сюжетлары ничек барлыкка килүе турында тәфсилләп сөйләде, иҗат биографиясенә кагылышлы сирәк мәгълүматлар белән уртаклашты, шулай ук шәхси тәҗрибәсе һәм филология өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге аның прозасында һәм публицистикасында ничек чагылыш табуын аңлатты.
ТР Милли китапханәсе Түбән Вартовск коллегаларына һәм Ринат Мөхәммәдиевкә эчтәлекле очрашу өчен рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет баглый