Габдулла Тукайның туган көненә махсус программа

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Якшәмбе, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу уңайдан ТР Милли китапханәсе олылар һәм балалар өчен төрле форматтагы чаралар әзерләде. Аларның барысы да күренекле әдипнең тормышына һәм иҗатына багышлана.

Тукайның туган көнендә универсаль залда «Алтын әтәчнең сәяхәтләре» күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция төрле мәдәниятләр һәм чорлар аша узучы бер үк сюжет юлын күрсәтә. Китапханә фондларыннан төрле елларда бер үк сюжеттан илһам алган Александр Пушкин, Вашингтон Ирвинг һәм Габдулла Тукай китапларыннан сирәк тышлыклар һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителә..

Күргәзмәнең үзәгендә — 1909 елда И. Н. Харитонов лито-типографиясендә басылган, автор исән вакытта чыккан сирәк китаплар - «Алтын әтәч» басмасы. Ул модерн элементлар белән төсле литография техникасында башкарылган матур иллюстрацияләр белән бизәлгән.

Программа:

Филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хәбетдинова Тукайның XX гасыр башындагы әдәби мохиттәге урыны, замандашлары фикере һәм аның карашларына йогынты ясаган вакыйгалар турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International