Бөтенроссия күләмендә уздырылган «Җәйге уку» акциясенә Татарстан да кушылды. Аны оештыру һәм үткәрүдә Татарстан Республика Милли китапханәсе актив катнашты. Акциянең максаты – укучыларны китап укуга күбрәк җәлеп итү.
Акция-бәйгедә катнашу шартлары катлаулы булмады: барлык теләүчеләр дә, www.summer-reading.ru сайтында теркәлеп, өч китаптан торган исемлек алырга, исемлектәге китапларны 31 нче августка кадәр укып чыгарга һәм һәрберсенә бәяләмә-рецензия язарга тиеш иде.
Татарстан Республика Милли китапханәсе хезмәткәрләреннән торган жюри, җибәрелгән рецензияләрне укып тикшергәннән соң, «Җәйге уку» акциясенең Татарстандагы җиңүчеләрен билгеләде. Менә алар:
1 нче урында – Дроздова Дарья;
2 нче урында – Козлова Римма;
3 нче урында – Яндуганова Ева һәм Багаева Арина.
Алар Җиңүче дипломына лаек булды. Ә Шакирова Наилә, Рәшидов Тимур һәм Мыльников Алмаз Актив катнашучы дипломы белән бүләкләнә.
Бәйгедә җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез! Китап укудан туктамагыз, дусларыгызны, туганнарыгызны да әлеге шөгыльгә җәлеп итегез