2017 нче елның 24 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казакъстан Республикасының С.Баишев исемендәге Актүбә өлкә универсаль фәнни китапханәсе башлангычы белән оештырылган онлайн конференциядә катнашты. Ул «Тарихи-мәдәни мирасны танытуда китапханәләрнең әһәмияте» дип аталды.
Әлеге очрашу Казакъстан Республикасы Актүбә өлкәсе Хакимияте белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында 2017–2019 елларга төзелгән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе кысаларында узды.
С.Баишев исемендәге Актүбә өлкә универсаль фәнни китапханәсе хезмәткәрләре җентекләп һәм кызыклы итеп, махсус презентацияләр күрсәтеп, Казакъстан Республикасының рухи-мәдәни мирасны саклау һәм таныту, китап укуга җәлеп итү максатларын күздә тоткан милли-дәүләт программасы турында сөйләде, үзләренең шушы юнәлешләрдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан катнашучылар да халыкны китап укуга күбрәк тарту, китапның, китапханәләрнең һәм китапханәчеләрнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен үстерү зарурлыгын ассызыклап, боларны гамәлгә ашыруда ярдәм итә торган әдәби, мәдәни акцияләр, төрле чаралар турында бәян итте.
Үткәрелгән онлайн очрашу китапханәләрне бәйләүче дуслык күпере салынуның башлангычы булды. Һичшиксез, ул ике ил – Казакъстан белән Татарстан, ике кардәш халык – казакълар белән татарлар – арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә. Катнашучыларның уртак фикере – әлеге кызыклы һәм файдалы эшчәнлек дәвам иттерелергә тиеш!