«Искиткеч ачышлар турында»

2017 елның 3 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) ноябрь ае дәвамында «Искиткеч ачышлар турында» дип аталган экспозиция эшли. Ул 10 нчы ноябрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья фән көненә багышланган.

Хәзерге заман – зур фәнни-техник ачышлар, шул ачышларны тормышта куллану заманы. 2002 нче елда ЮНЕСКО тәкъдиме буенча беренче тапкыр Бөтендөнья фән көне билгеләнеп узды. Аның максаты – фән казанышларын халык мәнфәгатендә файдалану, киң җәмәгатчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Күргәзмә Россиядә һәм чит илләрдә фәннең барлыкка килүенә һәм үсешенә багышланган. Экспозициядә шулай ук физика, медицина, химия өлкәләрендә кабатланмас ачышларны яктырткан  монографияләр, библиографик белешмәләр, энциклопедияләр урын алды.

Табигатьнең яшерен серләрен ачкан Нобель премиясе лауреатлары турында да биредә кызыклы мәгълүмат табарга мөмкин.

М. В. Ломоносов, Д. И. Менделев, К. Э. Циолковский, Л. Д. Ландау кебек күренекле галимнәр илебезнең көч-куәтен арттыруга саллы өлешләрен керткәннәр. Аларның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турындагы китаплар укучыларда зур кызыксыну уятырлык.

 Күргәзмәнең медицина фәненә багышланган бүлегендә танылган галим вакцинолог Шарль Мерье язган автобиографик хезмәтләр игътибарны җәлеп итә. Кеше баш миенең чиксез мөмкинлекләре турында китаплар да күргәзмәдә зур урын алып тора.

Экспозиядә диңгез-океаннар гизүчеләр, географик ачышлар белән фән тарихына кереп калган сәяхәтчеләр турында материаллар да шактый күп.

Әлеге күргәзмәдә Казан төбәгендәге һәм Татарстандагы фән үсешенә зур өлеш керткән галимнәрдән Н.И.Лобачевский, А.М.Бутлеров, С.С.Зимницкий, Б.А.Арбузовларның фәнни эшчәнлегенә багышланган китаплар белән дә танышу мөмкинлеге бар.

 Бүгенге Татарстанны Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләреннән берсе дип санарга була. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Иннополис» шәһәре, «Химград» технополисы кебек масштаблы проектлар республиканың фәнни үсешен билгели. Күргәзмәдәге китаплардан, вакытлы матбугаттагы мәкаләләрдән бу проектлар турында укып белергә була.

 Күргәзмә киң катлам укучыларга тәгаенләнгән. Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International