Милли китапханә салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 35 еллыгына күргәзмә әзерләде

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Проект Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә гамәлгә ашырылды 24 ноябрь көнне Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта салым органнары хезмәткәрләре көне һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 35 еллыгы билгеләп үтелде.

Тантанада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров катнашты. Әлеге вакыйгага ТР Милли китапханәсе һәм ТР Милли музее Россиядә салымнарның ничек җыелуы һәм тармакның ничек барлыкка килүе турында уртак экспозиция оештырдылар.

Махсус күргәзмә өчен Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге аеруча кыйммәтле китаплар һәм документлар җыелмасын әзерләде. Алар арасында Казан галиме Николай Березинның Алтын Урда чорына багышланган 1851 елгы басмасын күрә алабыз. «Туктамыш, Тимеркотлык һәм Сәгъдәтгәрәй тархан ярлыклары» дигән хезмәтендә оригиналь текстлар һәм аларның рус теленә тәрҗемәсе бар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән сирәк басмалардан Гайнетдин Әхмәровның «Болгар тарихы» дигән китабын да билгеләп үтәргә була.

Анда X йөзнең мөселман авторы ибне Рөстәнең Идел буе Болгары халкыннан алына торган салымнар турында мәгълүматы бирелгән. Шулай ук экспозициягә XIX гасырның икенче яртысындагы китаплар һәм документлар – салым реестрлары, Казан өязе салымнары буенча хисаплар, сатып алу-сату документлары, Россия империясенең пошлиналарга һәм акциз җыемнарына багышланган Законнар җыентыгы томы, Россиядәге салым системалары турында китаплар, шулай ук безнең илдә этләргә салым кертү хакында фикер алышу турында басма тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов салым хезмәте эше нәтиҗәсендә Татарстанның тотрыклы рәвештә донор төбәкләр рәтенә керүен һәм салым керемнәре күләме буенча илдә алтынчы урынны алып торуын билгеләп үтте. Ул цифрлаштыруның югары дәрәҗәсен ассызыклады - хезмәт күрсәтүнең 98% тан артыгын онлайн карап була. Чарада Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International