Г.Тукай исемендәге махсус нәфис сүз бәйгесе форумын ачу тантанасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды.

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 157 җиңүче билгеләнде. 10 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тантаналы рәвештә Г. Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесе форумы ачылды. Бәйге үзе гражданлык һәм хәрби батырлыкка, Ватанны саклаучыга һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Форумда Г.Тукай исемендәге "Җиңү байрагына җыр язучы - шагыйренә халык дан тели..." дигән XV махсус шигырь уку бәйгесенең район этабында җиңүчеләр катнашты. 2025 елның 2-31 октябрендә узган бәйгенең район этабында Татарстанның барлык районнарының 681 мәктәбеннән 1 424 мәктәп укучысы ярышты. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча барлыгы 157 җиңүче билгеләнде.

Форумда катнашучыларны ачылыш тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Татар федераль милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова, Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Владислав Усанов, РФ Театр эшлеклеләре берлеге – ТР Театр эшлеклеләре берлеге бүлеге рәисе урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Эльмира Фәтхуллина сәламләде.

  

Г.Тукай исемендәге махсус шигырь уку бәйгесенең республика этабы 2026 елның 20-23 апрелендә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Чәчәкләр китерегез Тукайга» девизы астында узачак. 2026 елгы бәйге Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланачак. Бәйге 2026 елның 23 апрелендә Г.Камал исемендәге ТДАТ сәхнәсендә гала-концерт белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International