Яңа китап Росреестр тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән.

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

«Россия картасында геройлар исемнәре» басмасына 2020-2025 елларда Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәләре нигезендә атамалар алган географик объектлар турында мәгълүмат керде.

Буклет битләреннән укучыларга Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин мөрәҗәгать итә. Ул ассызыклаганча, Җиңүгә 80 ел тулган елда төп бурыч - тарихи дөреслекне бозудан һәм фальсификацияләрдән саклау.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк, Җиңүгә 75 ел тулган елда, ТР Милли китапханәсенә «Россия картасында геройлар исемнәре»нең беренче басмасы тапшырылган иде. Аңа Россия Федерациясенең геройлары хөрмәтенә аталган утыздан артык географик объект турында мәгълүмат кергән.

«Уникаль басманың икенче чыгарылышы битләрендә, беренчесендәге кебек үк, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм хәзерге заман геройлары турында сөйләнелә,  РФ Хөкүмәте карары буенча аларның исемнәре белән таулар, утраулар, бухталар, сыртлар, борыннар һәм башка географик объектлар аталган. Басманың һәр борылышында географик объект һәм геройның биографиясе күрсәтелгән карта урнаштырылган. Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы истәлекне сакларга һәм алар турындагы белемнәрне киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле икенче басмага барлыгы 31 герой турында мәгълүмат кертелгән», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Айназ Әхмәтова.

«Әлеге басманың безгә Росреестр бүләк иткән инде икенче китап булуы һәм анда илебезне фашист илбасарларыннан саклап, Ватанга хезмәт иткән геройларның яңа исемнәре булуы бик шатлыклы. Аларның күбесе үз гомерләре бәрабәренә Бөек Җиңүне якынайткан. Мондый беренче китап безгә 5 ел элек бүләк ителде һәм ул безнең универсаль залда ачык кулланылышта тора. Аның белән теләгән һәркем, хәтта укучы билеты булмаганнар да таныша ала. Шунысы икеләтә кыйммәтле, бу эксклюзив басманы сатып алып булмый һәм китапны безнең китапханәдә генә укырга мөмкин. «Россия картасында геройлар исемнәре» дигән яңа басма Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар һәм журналлар коллекциясенә бик яхшы өстәмә булачак», – диде ТР Милли китапханәсе фондларын формалаштыру буенча директор урынбасары Галина Пичугина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International