«Авыл китапханәсе эшчәнлегенә мәдәни трендлар җәлеп итү»

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның 10 нчы ноябрендә Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасында булды һәм шушы районның Татарстан бистәсе китапханәсендә узган «Авыл китапханәсе эшчәнлегенә мәдәни трендлар җәлеп итү» дигән фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

Конференциядә катнашкан 140 кеше арасында ТР Тукай районы җирле үзидарә органнары, республиканың Мәдәният министрлыгы, фән, мәгариф һәм мәдәният оешмалары вәкилләре, Татарстанның һәм Удмуртиянең дәүләт һәм муниципаль китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде.

Конференциянең тантаналы ачылышында катнашучыларны Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, ТР Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге мөдире Светлана Дәүләтшина сәламләде. Конференция эшен Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова алып барды. Доклад һәм чыгышлар авыл китапханәләренең урыннардагы иҗтимагый тормышта тоткан урынын яктыртты, мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Авыллардагы китапханәләрдә яңа мәгълүмати технологияләр, заманча эш алымнары һәм методикасы куллануга, эшчәнлек алып баруда грантлардан файдалануга аерым игътибар бирелде. Программага шулай ук мастер-класс, гамәли дәресләр һәм тренинг үткәрү дә кертелгән иде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең инновацион эш секторы мөдире Ольга Зуева «Китапханәдә яңача эш төрләре» дигән доклад белән чыгыш ясады, Татарстан һәм Россия китапханәләренең китап укуны арттыру юнәлешендәге эш тәҗрибәләрен тасвирлады. Инновацион эшне даими алып бару зарурлыгы һәм теләсә кайсы инновациянең билгеле бер нәтиҗәгә китерергә тиешлеге басым ясап әйтелде.

«Авыл китапханәсе эшчәнлегенә мәдәни трендлар җәлеп итү» дигән фәнни-гамәли конференциядә яңгыраган төпле фикерләргә һәм тасвирланган уңай эш тәҗрибәсенә нигезләнеп, республикадагы авыл китапханәләре эшен яңа дәрәҗәгә күтәрүне күздә тоткан тәкъдимнәр кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International