Мәктәп укучыларын татар халкының мәдәни хәзинәләренә җәлеп итү, милли үзаңнарын үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе ел саен «Татар кызы. Татар егете» шәһәр бәйгесе үткәреп килә.
28 нче ноябрь көнне тамашачылар һәм җанатарлар Казанның Химиклар мәдәният сараенда «Татар кызы – 2017» һәм «Татар егете – 2017» шәһәр бәйгеләренең уртак финалына җыелды. Анда Казан шәһәрендәге районнар турларында җиңү яулаган 7 кыз һәм 7 егет катнашты.
«Мелита» акционерлык җәмгыяте, Татарстан халыклары ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты, Бөтендөнья Татар конгрессы, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы, Татар гаиләсе фонды, «Тәмле булсын» рестораны, «Сәләт» фонды, «Болгар» радиосы, «Сөембикә», «Сәхнә» журналлары белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә бәйгенең партнеры буларак чыгыш ясады.
Милли китапханә вәкилләре, финалга үткән егет һәм кызларны котлап, һәрберсенә китап җыелмалары бүләк итте. Әлеге бүләкләр бәйгедә катнашкан укучыларны тагын да зуррак җиңүләргә рухландырыр.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев, бәйгедә катнашкан егет-кызларга мөрәҗәгать итеп, аларга алга таба зур уңышлар теләде һәм күбрәк китап укырга, татар әдәбиятын яхшы белергә, Милли китапханәнең даими укучылары булып язылырга чакырды.