Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
14 октябрь – Халыкара стандартлаштыру көне
2011 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе
Милли китапханәнең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Халыкара стандартлаштыру көненә багышланган «Продукция сыйфаты белән идарә итү» күргәзмәсе эшләп килә.
Стандартлар дөньяны кеше өчен җайлаштыра, продукциядән, хезмәт күрсәтүдән, бина һәм корылмалардан файдалануны җиңеләйтә. Алар иминлек һәм эргономика җәһәтләрен күздә тота, сынаулар үткәрүнең хәзерге заман ысулларын үз эченә ала. Болар барысы да югары сыйфатлылыкны тәэмин итү белән бәйле.
Күргәзмәдә урын алган әсбапларда түбәндәге сорауларга җавап табып була:
- стандартлаштыру һәм сертификацияләү буенча норматив документлар һәм аларның төрләре;
- стандартлаштыру һәм сертификацияләүнең асылы һәм эчтәлеге;
- заманча сыйфат менеджментының концепциясе;
- безнең илдә һәм чит илләрдә сыйфат белән идарә итү тарихы;
- сыйфат стандартлары системасы;
- сыйфат белән идарә итү ысуллары һәм кораллары;
- сыйфат менеджменты системаларын сертификацияләү;
- лицензияләү системасы.
Бүлек китапханәдән файдаланучыларга стандартларның электрон китапханәсен, төрле сериядәге һәм вариантлардагы сыйфат системаларының Халыкара стандартларын, «Продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү» дип аталган норматив документлар электрон китапханәсен, шулай ук ИСО стандартлары нигезендә сертификацияләүгә караган басмалар тәкъдим итә.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият сәнәгатьнең төрле тармакларында эшләүче белгечләргә, менеджерларга, маркетологларга, студентларга, аспирантларга һәм мөгаллимнәргә кызык булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Владимир Мединский ТР Милли китапханәсендә
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.
23
апрель, 2026 ел
Тукай премиясе лауреаты белән телекүпер
2026 елның 23 апрелендә ТР Милли китапханәсе Түбән Вартовск шәһәренең 9 нче китапханәсе белән телекүпер үткәрде.
Габдулла Тукайның туган көненә махсус программа
Якшәмбе, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу уңайдан ТР Милли китапханәсе олылар һәм балалар өчен төрле форматтагы чаралар әзерләде.
22
апрель, 2026 ел
ТР Милли китапханәсе «Татарча диктант»акциясенә кушылачак
24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР Милли китапханәсендә татар телен белүеңне тикшереп, офлайн форматта диктант язарга мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз