Илебезнең төрле этнос милләт вәкилләре арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатында, Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Гасырлар аша үткән бердәмлек» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.

Россия ‒ дөньяда иң күп милләтле дәүләтләрнең берсе. Китап күргәзмәсе илебезнең аерым халыкларының мәдәнияте һәм тарихы белән таныштырачак. Күргәзмәдә сез буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы һөнәрләр серләрен һәм халыклар саклый торган уникаль гореф-гадәтләр турында китаплар табарсыз. Китап күргәзмәсе 2026 нчы елның 30 нчы июненә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International