2017 нче елның 27 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар халкының күренекле шагыйре, прозаигы, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды.
Кичәдә Айдар Хәлимнең үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган каләмдәшләре, якташлары һәм аның иҗатын яратучылар катнашты. Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һ.б әдипнең иҗаты турында әтрафлы чыгышлар ясадылар. Шулай ук танылган артистлар һәм мәктәп укучылары аның шигырьләрен матур итеп тамашачыга җиткерделәр.
Әлеге кичәдә Айдар Хәлимнең якташлары – Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар – катнашуы аңа аерым бер рухи күтәренкелек, үзенчәлекле ямь өстәде.
Бу кичәне оештыруда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үз өлешен кертте. Театр фойесында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Калмасын иде йөрәкнең янмаган өлешләре...» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Кичәдә катнашучыларның күбесе әдипнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.