«Салих Сәйдәшев» китабын тәкъдим итү кичәсе

2017 елның 10 декабре, якшәмбе

 2017 елның 15 декабре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә мәшһүр татар композиторына багышлап нәшер иткән «Салих Сәйдәшев» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була.

Салих Сәйдәшев – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Ул мирасны өйрәнү, саклау һәм мәңгеләштерү — безнең изге бурычыбыз.

Әлеге китап татар профессиональ музыкасына нигез салучы мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевнең иҗатын һәм тормышын чагылдыра. Җыентыкта Сәйдәшнең дуслары, замандашлары, туганнары тарафыннан язылган истәлекләре, музыка белгечләренең тәфсилле мәкаләләре, архив документлары һәм йөздән артык фоторәсем урын алган.

Китапны төзүче авторлар – Рөстәм Әхмәров һәм Рушания Миңнуллина, фәнни мөхәррир – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеше һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррир – Рамил Миңнуллин, музыкаль мөхәррир – Шамил Монасыйпов.

Китап «ТАИФ» компаниясенең матди ярдәме белән нәшер ителгән.  Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, язучылар, композиторлар, музыка сөючеләр катнашуы көтелә. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International